news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгардагы “Кол Гали” кунакханәсендә XIV гасыр мунчасы – Ак пулатның аналогы булдырылачак

“Биредә бөтенләй башка рухи дөньяга чумып булачак”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше барышында күңелгә хуш килерлек барлык тәкъдимнәр исәпкә алынырга тиеш. Бу мәсьәләләрдә ваклыклар юк - Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев шулай дип белдерде. Бүген ул изге Болгар җирендә кунакханәне төзүдә башкарылган эшләр белән танышты.

“Кол Гали” кунакханә комплексы Болгарда борынгы шәһәрнең тарихи өлешеннән читтә, Идел елгасы буенда сафка бастырыла. Беренче нигез ташы былтыр апрель ахырында салынган иде. Игътибарга лаек моментларның берсе - комплекс составында XIV гасыр мунчасы – Ак пулатның аналогы булдырылачак. Ак пулат җәмәгать мунчасы 1860 нчы елда җимерелә һәм безнең көннәргә хәрабәләр сыйфатында гына килеп җитә.

Проект инвесторлары республиканың эре предприятиеләре - “Татнефть” ГАҖ һәм “ТАИФ” ААҖ. Проектны "Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар предприятиесе башкара. Кунакханә үзе, хәләл ресторан, мунча биналары инде төзелеп беткән диярлек. Хәзерге вакытта "Грань" ҖЧҖ подряд оешмасы объектның эчке бизәү эшләренә керешкән.

Болгарда туристларга яшәү өчен төзелә торган беренче зур кунакханә 292 кешегә исәпләнгән. Шул рәвешле, туристларга гаиләсе белән озаграк ял итү мөмкинлеге туа. Минтимер Шәймиевкә төзүче белгечләр эшләрнең план нигезендә баруын һәм кунакханә комплексының 2017 елның җәендә ачылырга тиешлеген әйтте.

Дәүләт Киңәшчесе журналистларга объектларны карап йөргәндә, эш барышында һәрвакыт үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте. “Бу мәсьәләләрдә ваклыклар юк. Күңелгә хуш килерлек барлык әйберне дә исәпкә алырга кирәк”, - диде.

Башта фасадны тышлау өчен берничә материал тәкъдим ителде. Ахыр чиктә, кунак йортын Болгардагы башка объектлардан аерылып тормаслык итеп төзергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Кунакханәдә бильярд, боулинг һәм лабиринт та булачак

Бүген Минтимер Шәймиев төп холл, кунакханә номерларын карап чыкты. Комплекста, шулай ук, конференцияләр залы, бассейн, балалар бүлмәсе, тренажерлар залы белән SPA-зона, спорт белән шөгыльләнү территориясе һәм башка уңайлыклар булдыру ниятләнә. “Бильярд, боулинг, лабиринт булсын дигән тәкъдимнәр дә килде. Нигә әле эшләмәскә? Тарихи объектлар белән кызыксынып йөргәндә, бөтенләй башка рухи дөньяга чумып булачак!” – диде ул. Дәүләт Киңәшчесе төзелеш эшләренең “Корстон” компаниясе белән киңәшләшеп алып барылуын билгеләп узды. “Бер тотынгач, матур итеп эшләргә кирәк инде. Болгар җирендәге тарихи истәлекләр белән танышканда, хәзерге вакытта да безнең нәрсәгә сәләтле икәнне күреп торсыннар”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев төзүчеләр белән аралашып алырга да өлгерде. “Эшегез күренеп тора", - дип мактады ул һәм: "Хезмәт хакы бирәләрме, ашаталармы”, - дип кызыксынды. Уңай җавап ишеткәч: “Салкыннарга кадәр тырышып эшләргә!” – диде.

"Иң мөһиме – агачларның салкынга чыдам булуы, алар интегеп үсмәсен"

Кунакханә белән танышу барышында, территориясен яшелләндерү белән шөгыльләнүчеләр нинди агачлар утырту буенча сүз алып барды. Чәчәк ату вакытын озайта алырлык куаклыклар утыртуны тәкъдим итте. “Безнең өчен бу мөһим. Безнең бит 6 ай диярлек кыш. Язны көтеп алабыз, шуңа күрә мөмкин кадәр озаграк чәчәк атса, бик яхшы”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Белгечләр территориядә күл тирәли нарат агачлары утыртырга җыена. Тирә якта шулай ук туя, алмагач, чия, артыш  агачлары утырту ниятләнә. “Иң мөһиме – агачларның салкынга чыдам булуы. Алар интегеп үсмәсен. Боларны башкарып чыксак, монда әйтеп бетергесез матурлык булачак!”, - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.

"Пляждан камышларны алырга ярамый"

Кунакханәнең берничә биеклектәге күзәтү мәйданчыгында Иделгә таба чыга торган ягында яр буен ямьләндерү, пляж булдыру турында сөйләшү булды. Анда суга керә торган урынны камышлардан чистартырга җыенулары турында әйткәч, Минтимер Шәймиев моның белән килешмәвен әйтте. “Камышны кем алып ата ди. Табигый губка бит ул”, - диде. Дәүләт Киңәшчесен “су коенучылар өчен камышлар комачаулаячак” дип күпме генә үгетләсәләр дә, ул бу фикер белән ризалашмады, камышларны суга керә торган юлдан гына алырга кирәк диде. “Мин күрәсең, кечкенәдән бар әйбергә сакчыл карыйм. Мөмкин булса, камышны өлешчә калдырырга кирәк дип саныйм”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Танышу барышында кунакханә комплексы белән янәшә урнашкан хосусый фермалар турында да сүз барды. Алар белән ике арада биек наратлар утыртылачагы турында сүз куештылар.

Дәүләт Киңәшчесе бар әйберне дә җиренә җиткереп эшләргә кирәклеген, ата-бабаларыбыз яшәгән тарихи урыннарда лаеклы өлеш кертү зарурлыгын билгеләп үтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100