news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгардагы Ак мәчетне ремонтлауга 54,4 миллион сум акча юнәлдереләчәк

Болгардагы Ак мәчетне ремонтлауга 54,4 миллион сум акча юнәлдереләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Болгардагы «Ак мәчет» комплексын капиталь ремонтлауга 54,4 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Тендер документларыннан күренгәнчә, подрядчы алдында шул исәптән фундаментларга гидроизоляция үткәрү, түшәм, идән һәм диварларны, шулай ук вентиляция системасын яңарту, сантехниканы алыштыру бурычы тора.

Моннан тыш, төзүчеләр якындагы мәйданчыкны яңадан җиһазларга (аерым алганда, гранит түшәмәләрне һәм тротуарларның брусчаткаларын тәртипкә китерергә), дренаж системасын урнаштырырга һәм газон җәяргә тиеш булачак.

Ак мәчетне яңартудан тыш, тендер ТР Рәисе Эшләр идарәсенең «Боровое Матюшино» комплексын (җиһазлар, мебель, кирәк-яраклар сатып алу һәм территорияне төзекләндерү) һәм Казандагы Россия ислам институты бинасы фасадын капиталь ремонтлауны да (территорияне тәртипкә китерү) үз эченә ала. Бу эшләр 79,4 миллион һәм 23 миллион сумга төшәчәк.

Эшләрнең заказчысы - ТР Баш төзелеш идарәсе. Кирәкле акчалар республика бюджетыннан бүленәчәк. Гаризалар кабул итү 14 июльдә төгәлләнә, башкаручыны 16 июльдә билгеләячәкләр. Ул шунда ук эшкә керешергә һәм аны 2025 елның 1 декабренә кадәр тәмамларга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot