Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгардагы Ак мәчет имамлы булды
Руслан хәзрәт Фәрхетдинов хәзерге вакытта Россия ислам институтының Шәригать факультетында 3 курста читтән торып белем ала
(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышында Болгардагы Ак мәчет имамы вазыйфасына Руслан хәзрәт Фәрхетдинов кандидатурасы расланды. Аның кандидатурасын мөфтиятнең Аксакаллар советы тәкъдим итте. Пленум әгъзалары әлеге кандидатураны бертавыштан раслады, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.
Руслан хәзрәт Фәрхетдинов башлангыч дини белемне Казандагы Сөләйман мәчетендә алган. Аннан соң Каһирәдә гарәп телен өйрәтүче белем бирү үзәгендә укыган, тәҗвид (Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре), гарәп теле грамматикасын укытырга рөхсәт алган. Төркиянең Кайсери шәһәрендә фикх (ислам хокукы) буенча 3 айлык белем күтәрү курсларында белем алган.
Руслан хәзрәт Фәрхетдинов хәзерге вакытта Россия ислам институтының Шәригать факультетында 3 курста читтән торып белем ала. Имам итеп билгеләнгәнче, ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә дәгъват бүлегендә эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз