news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда үзара салым программасы ярдәмендә краннан сыйфатлырак су агачак

Җыелган акчаны шәһәрнең кайбер урыннарында су челтәрен ремонтлауга тотачаклар - торбаларны алыштырачаклар.

Болгарда үзара салым программасы ярдәмендә краннан сыйфатлырак су агачак
spas-rt.ru

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Болгарда 2020 елга гражданнарның үзара салымы буенча тавыш бирү өчен иртәнге сәгать җидедән ун участок ачылды. Күпләр бирегә гаиләләре белән килә. Бу хакта «Яңа тормыш» район газетасы яза.

Җыелган акчаны шәһәрнең кайбер урыннарында су челтәрен ремонтлауга тотачаклар - торбаларны алыштырачаклар, башка кирәкле эшләр башкарылачак. Бу кешеләрнең сыйфатлы суны өзлексез алуы өчен кирәк.

Барлык участокларда да сәүдә оештырылган: теләгән һәркем яңа пешкән камыр ризыклары һәм кондитер әйберләре сатып ала, кайдадыр кайнар чәй белән дә сыйланырга була. Кайбер участокларда табибларның күчмә бригадалары эшли һәм шәһәр халкына гриппка каршы вакцина ясарга тәкъдим итәләр. Күпләр бик теләп моннан файдаланып, прививка ясата.

Сайлау участогына беренчеләрдән булып сугыш хәрәкәтләре ветераны, армия кул сугышы буенча тренер, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ренат Шәрипов килде. «Без җыйган һәр сумга республика дүрт сум бирә, нәтиҗәдә биш сум чыга. Мондый мөмкинлектән ничек файдаланмаска? Ә бу акча безгә һәм күп санлы кунакларга уңайлы булсын өчен шәһәрне төзекләндерүгә тотыла. Бу - безгә бүләк, һәм аның файдасы күренә», - диде спортчы.

Бу якшәмбедә эш көне булган медицина хезмәткәрләре, сакчылар, котельный операторлары, сәүдә хезмәткәрләре, эшмәкәрләр һәм башкалар – иртәдән сайлау участокларына ашыкты. Үз сайлау участогына беренчеләрдән булып Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов та килде. Тавыш биргәннән соң ул комиссия әгъзалары һәм сайлаучылар белән аралашты, барысына да уңышлы көн теләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның 17 районында үзара салым буенча референдум уза.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100