Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгарда үз туганнары йортында тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән хатын-кыз һәлак булган
Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Болгарда үз туганнары йортында тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән 37 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Вертынская урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 19.28 сәгатьтә килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

132нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ялкын телләре ялмап алган йорт янына ике минут эчендә килеп җиткән. Өйдән ярдәм сорап кычкыручылар булмаган.

Өй эчен җентекләп тикшергәч, янгын сүндерүчеләр бер бүлмәдә диванда хатын-кыз мәетенә тап булган. Ул йорт хуҗаларының туганы булып чыккан.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига саксыз тәмәке тарту сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз