news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда ЮНЕСКО химаясендәге волонтерлар лагере ачылды

Лагерьнең максаты – яшьләрне Болгар тарихи-архитектура комплексын саклау мәсьәләсе белән кызыксындыру.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның Болгар тарихи-археология комплексында тантаналы рәвештә ЮНЕСКО химаясендә халыкара волонтерлар лагере ачылды.

Проект Татарстанның "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара багланышлар институты “Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурс үзәге ярдәмендә оештырылган. Лагерьнең максаты – яшьләрне Болгар тарихи һәм архитектура комплексын саклау мәсьәләсе белән кызыксындыру, республика мәдәни мирас объектларында волонтер хезмәтен кертеп җибәрү.

Волонтерлар археология казылмаларында, артефактларны реставрацияләү һәм консервацияләүдә, шулай ук Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгына килүче туристлар белән эшләүдә катнаша. Лагерь программсында лекцияләр, семинарлар һәм кыр дәресләре каралган.

Әлеге проект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәгендә бәйге аша узган һәм дөньяның 32 илендә оештырылачак 50 волонтер лагерьлары исемлегенә кергән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100