news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда яшәүче хезмәт ветераны Антонина Ленькова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ул утыз биш ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлап, балалар китапханәсенең уку залында укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә тырышкан.

(Спас, 2 октябрь, Татар-информ, "Яңа тормыш", Ирина Телицына).  Антонина Михайловнаның балачак һәм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килгәнгә күрә, яшүсмергә тормыш арбасына өлкәннәр белән беррәттән бик иртә җигелергә туры килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, башкалар кебек үк, Антонина Михайловна да колхозда хезмәт көннәре өчен куела торган “таяк”ка эшли. Аннары Алабуганың мәдәният- агарту училищесына укырга кереп, кырык җиденче елда аны уңышлы тәмамлап чыга. Алты балалы гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән кыз кечкенәдән үк китапханәчеләрне бик акыллы, күп белә торган кешеләр дип санаганга күрә, үзе дә шушы һөнәрне алу турында хыяллана. Һәм бу һөнәрне сайлавына беркайчан да үкенми, - дип яза җирле басма. 

Башта ул Куйбышев исемендәге Затондагы китапханәдә хезмәт куя, аннары аны иске Куйбышевның балалар китапханәсенә күчерәләр. Ул елларда китапханәгә халык бик күп йөри. Абонементка гына көненә йөздән артык кеше мөрәҗәгать итә, уку залында да халык бераз гына азрак иде, дип искә ала Антонина Михайловна үзе. Китапханә фонды шактый бай була. Төрле китаплар, “Юный техник”, “Мурзилка”, “Веселые картинки” кебек балалар журналларын, башка басмаларны аеруча яратып укыйлар. Ә дус-тату яшәгән коллективын, хезмәттәшләре Вероника Сергеевна Вахромова, Мария Васильевна Герасимова, Галина Ивановна Калинушкина, Нина Александровна Могилевская һәм башкаларны Антонина Михайловна әле дә сагынып искә ала.

Антонина Михайловна һәрвакыт үз-үзенә таләпчән булып, төрле чаралар, конференцияләр үткәрү өчен күп нәрсәләр белергә кирәклеген яхшы аңлап эшли. Ә китапханәгә күбесенчә мәктәп укучылары йөргәнгә күрә, Антонина Михайловна аларга китап укуның нинди файдалы булуын аңлатырга тырыша. Үзе дә китап укырга яратканга күрә, ул үсеп килүче буында да китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтыла.

"Балалар китапханәсендә Антонина Михайловна эшләгәндә, мин әле бөтенләй бала гына идем, – дип сөйли җирлекара үзәк китапханә директоры Марина Бедова. – Минемчә, ул чакларда эшләгән коллективта үз хезмәтенә битараф булган кешеләр юк иде. Аларны укучыларның күпме китап һәм журнал алуы түгел, ә бу басмаларның укылуы борчыды. Еш кына алар бездән китапның кыскача эчтәлеген сөйләп бирүебезне дә сорыйлар иде..."

Антонина Михайловна эшендә дә, өендә дә үзенең пөхтәлеге белән аерылып торды. Хәзер инде шактый өлкән яшьтә булса да, үз-үзенә игътибарлы булуы сизелә. Өс киемен һәрвакыттагыча зәвык белән сайлап алынган брошка бизәп торуы да моны күрсәтә. Күпсанлы авырлыклар һәм югалтулар аша үтсә дә, күңел җылысын саклап кала алган ветеранга сокланмый мөмкин түгел. Ул оныкларын, оныкчыкларын сөендереп яши һәм туксан яшьтә дә күңелнең яшь булып калуына бер дәлил булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100