news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлек арттырган өчен 10 штраф китергәннәр

Спас районының Болгар шәһәрендә яшәүче 90 яшьлек әбигә тизлекне арттырган өчен штрафларны вакытында түләмәгәнгә административ эш ачканнар. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Эш судта тикшерелә башлагач, машинаны әбисенең исеменә оныгы рәсмиләштергән, тизлек режимын да даими рәвештә ул бозган булып чыга.

Штрафларның гомуми суммасы 5 мең сум тәшкил итә, аларны вакытында түләмәгән өчен, бу сумма икеләтә арттырыла.

Мондый хәлләргә тарымас өчен, суд транспорт чараларын аларны йөртүчеләр исеменә рәсмиләштерергә яки даими кагыйдә бозучы балаларга машинаны бирмәскә киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot