news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан 42 яшьлек ир-атны коткарган

Янгын кичә Октябрь урамындагы бер катлы шәхси йортта чыккан.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Болгарда янгын сүндерүчеләр ут капкан йорттан 42 яшьлек ир-атны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Болгар шәһәренең Октябрь урамындагы зур булмаган шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 21.15 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

132нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә йортның түшәмен һәм диварын ялкын телләре ялмап алган була инде. Сулыш юллары һәм аяклары пешкән 42 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 15 минут эчендә тулысынча сүндергән. Янгынның мәйданы 35 квадрат метр тәшкил иткән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot