Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивален Илсөя Бәдретдинова башлап җибәрә
Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале Илсөя Бәдретдинова хедлайнер булган сәнгать осталары концерты белән башланачак һәм ачык һавада «Кара пулат» операсы белән тәмамланачак.
15 - 23 июльдә Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале үткәрелә. Оештыручылар тугыз көн дәвамында Болгарда үтәчәк фестивальгә 50 меңләп тамашачы килер дип өметләнә.
«Болгарны торгызганда Минтимер Шәймиев музейларга күпме генә акча салсак та, анда тормыш кайнамаса, бернәрсә булмаячагын әйткән иде. Рөстәм Миңнеханов та бу җирдә бик күп вакыйгалар булырга тиешлеген әйтеп тора», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.
Ирада Әюпова әлеге фестиваль туристларны китерү чарасы гына түгел, бу җирнең потенциалын – тирән тарихын ачу булуын, юнәлешләр һәм составы буенча зур масштаблы чара булуын ассызыклады. «Ул фестивальдә кеше булмаса бик кызганыч булыр иде. Әлбәттә, туристлар булыр. Анда туристларны гына түгел, үз республикабыз кешеләрен дә күрәсебез килә», – диде ул.
«Без үткән ел бик кыска срокларда «Кара пулат»ны Болгарда күрсәтүне оештыра алдык. Аннары бу вакыйганы киңәйтү идеясе туды һәм Болгарда күп чараларны берләштереп карарга булдык. «Яңарыш» фонды – мәдәни мирас ядкәрьләрен саклау фонды. Минтимер Шәймиев һәм аның зур командасы тырышлыгы белән зур эш эшләнде – ядкәрьләр торгызылды. Аларны саклау гына түгел, популярлаштыру да зур әһәмияткә ия», – диде «Яңарыш» фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина.
Оештыручыларның фестиваль хедлайнеры итеп иң популяр җырчыларның берсе Илсөя Бәдретдинованы чакыруын Ирада Әюпова Илсөянең чыдамлылык үрнәге булуына бәйләп аңлатты. «Кара пулат» операсы кызларының чыдамлыгы бүген дә актуаль. Бүгенге шартлар җиңел булмаса да без матур, көчле, ачык һәм үз халкыбызга тугрылыклы булып кала алабыз. Шуңа нигезләнеп Илсөяне чакырдык», диде ул.
«Мин инде концерттан соң кайтып китермен дип уйлаган идем. Хәзер программа турында тыңлап тордым да, үземнең 22сенә кадәр Болгар җирлегендә калачагымны аңладым – миңа фестиваль программасындагы барлык юнәлешләр дә кызык», – диде ул.
«Минем төркемдә барабаннар, кубыз, курайлар - этноюнәлеш дип әйтик – барысы да бар. Барыгызны да концертка чакырам. Бик матур фестиваль. Безне зурлап чакырганыгыз өчен рәхмәт», - диде ул.
Илсөя киләчәктә бөтен дөнья кешеләренең ярты ел алдан билетлар алып Болгар җирендәге шушы фестивальгә килү мөмкинлеген фаразлады.
Фестиваль кысаларында дөнья халыклары эпослары мотивлары буенча театраль лабораторияләр дә каралган, этнодизайнерлар эшләре күрсәтелә. Фолк-фьюжн юнәлешендә иҗат итүче башкаручылар катнашында шоу-концерт планлаштырыла.
Театраль лабораторияләр эшенә яшь режиссер, ГИТИСта укыган Казан егете Аскар Галимов чакырылган. «Без шушы тарихи җирлектә тарихи әсәрләр буенча эскизлар әзерләргә тырышып караячакбыз», – диде ул. Аскар бик күп кызыклы сюрпризлар вәгъдә итте.
Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивалендәге барлык чаралар, шул исәптән, хедлайнеры Илсөя Бәдретдинова булган фестиваль ачылышы концерты да түләүсез була. Оештыручылар трансфер оештырачак.
Фестиваль 15 июльдә 18.00 сәгатьтә ачыла. Концерттан соң Карелия артистлары «Калевала» эпосы буенча спектакль күрсәтә. Фестиваль 23 июльдә «Кара пулат» операсы белән тәмамлана. Ачык һавадагы опера 21.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз