Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгарда XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы тәмамланды
26 июльдә Болгарда XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумын ябу тантанасы булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
20-27 июльдә узган җыенда Россиянең 18 төбәгеннән 130 яшь кеше катнашты. Форумны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә һәм Болгар ислам академиясе теләктәшлегендә оештырды.
Форум программасына дини лекцияләр, интеллектуаль чаралар һәм социаль проектлау дәресләре кертелгән иде. Форум программасында дини лекцияләр, интеллектуаль чаралар һәм социаль проектлау буенча дәресләр үтте.
Җыенның кульминацион мизгеле яшьләрләрнең иң яхшы ислам стартапларын ачыклау буенча грант конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Үз идеяләрен тормышка ашыру өчен 17 кеше финанс һәм методик ярдәм алды. Форум барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшыру һәм оештыручыларга һәм партнерларга рәхмәт сүзләре җиткерү белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз