news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты булды

Болгарда хәрбиләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты булды
Фото: http://spas-rt.ru/

Спас районы Болгар мәдәният йортында Спас районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм максатыннан концерт оештырылды. Хәйрия концертында 116 мең сум акча җыелган. Бу хакта «Яңа тормыш» хәбәр итә.

Концертта район мәдәният йортлары, Әлки районы һәм Казан артистлары чыгыш ясады. Концерт хәрби операциянең чын гимнына әверелгән «Встанем!» җыры белән башланып китте. Михаил Баландин, Евгений Кременсков һәм Рөстәм Холмирзоев башкарган җырны «Булгарочка»ның хореография номеры тулыландырды.

Аннары хәрби операциядә хезмәт итүче Спас районы егетләреннән видеосәлам тапшырдылар. Аны караган тамашачыларның дулкынланудан хәтта күзләре яшьләнде.

Концерт ахырында сүзне Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов алды. Сүз уңаеннан, алтынчы рәткә барлык билетларны ул тулысынча үз хисабына сатып алган.

«Бүгенге концертка килгән һәр кешегә рәхмәт! Тулы залны күрү бик сөендерә. Бүген без бергәләшеп 116550 сум җыйдык. Бу исә район халкының хәрби операциядәге хәлләргә битараф булмавын күрсәтә. Алар һәрвакыт егетләргә ярдәм итәргә әзер. Ә аларга ярдәм бик кирәк. Без гуманитар ярдәм алып килгәч, ничек сөенүләрен белсәгез иде! Алар өчен бу кирәк-яраклар гына түгел, ә өйдән хәбәр. Әле күптән түгел аларга өстәмә 13 машина - УАЗ һәм Нивалар җибәрдек. Аларны сатып алырга да район эшмәкәрләре, халык ярдәм итте. Рәхмәт сезгә! Бүген җыелган акчалар да хәрбиләргә кирәк-яраклар сатып алуга тотылачак» – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100