news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда узачак VIII Мөселман яшьләре форумына йөздән артык гариза кабул ителгән

Җыенга 18 яшьтән алып 30 яшькәчә 200 кеше чакырыла.

Болгарда узачак VIII Мөселман яшьләре форумына йөздән артык гариза кабул ителгән
dumrt.ru

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). 12-19 июльдә территориясендә урнашкан палаткалы шәһәрчектә VIII Мөселман яшьләре форумы узачак. Анда катнашу өчен барлыгы 140тан артык гариза кабул ителгән. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

VIII Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Мәскәүдән, шулай ук Казахстаннан гариза бирүчеләр бар.

  • Мөселман яшьләре форумы – егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана.

Өммәтебезнең иң сәләтле, актив һәм өметле вәкилләрен туплаячак бу җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру каралган. 

Форумда катнашучылар бер атна дәвамында Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак һәм Коръән белән якыннан танышачак.

Җыенга 18 яшьтән алып 30 яшькәчә 200 кеше чакырыла. Гаризалар 2019 елның 7 июленә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100