news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда узачак Мәүлид бәйрәменең программасы билгеле булды

300 дән артык кеше катнашачак бәйрәмдә татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсен уку, Коръән укучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә күздә тотыла.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Болгар шәһәрендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көне уңаеннан Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең төп тантанасы узачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мәүлид бәйрәме беренче тапкыр Болгар ислам академиясендә үтә. Әлеге чарада өч йөздән артык кеше катнашачак. Алар арасында Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, хаҗ мәсьәләләре буенча Югары Лидер Вәкиле (Иран Республикасы) Хоҗат-ол-әслама Сәйид Али Гази Әскар, Төркия Республикасының билгеле Коръән хафизы Исхак Даныш һ.б. бар. Шулай ук Татарстанның күпләгән дин эшлеклеләре һәм имам-мөхтәсибләре, Россия төбәкләре мөфтиләре һәм аларның вәкилләре, шул исәптән Дагыстан, Ульяновск һәм Иваново өлкәләре, Удмуртия, Коми республикалары, Ханты-Манси автономияле округы, Байкал аръягы краеннан вәкилләр катнашуы көтелә.

Кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләячәк.
Танылган нәшид башкаручылар Илгиз Шәйхразиев һәм камера хоры, Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев, «Нәшидел Ислам» төркеме тамашачыларны үз чыгышлары белән куандырачак. Шулай ук татар телендә Мәүлид ән-Нәби касыйдәсен уку һәм Коръән укучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә күздә тотыла.

Бәйрәм 15.40 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100