news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда туган якны өйрәнү музей-комплексы төзелә

Хәзерге вакытта ремонт-төзелеш эшләре төгәлләнеп килә.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Быел Болгар музей-тыюлыгы комплексы җирлегендә Спас районының Туган якны өйрәнү музей-комплексын ачу планлаштырыла, дип язалар район газетасы сайтында.

Туган якны өйрәнү музей-комплексын ачу белән бәйле мәсьәләләр күптән түгел Спас районы җитәкчелеге уздырган киңәшмәдә каралды.

Хәзерге вакытта ХІХ гасырның берничә кирпеч корылмасында ремонт-төзелеш эшләре төгәлләнеп килә.

Аннары территорияне төзекләндерү, күргәзмә объектларында борынгы көнкүреш һәм йорт кирәк-яраклары экспозициясен булдыру эше башкарылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot