news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда татар халкының бай мәдәни мирасы белән танышу Бәхрәйн Корольле делегациясендә тирән тәэсирләр калдырган

Биредә алар тарихи һәм мәдәни объектлар, Ак мәчет комплексы белән танышкан

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә Бәхрәйн Корольлегеннән килгән кунаклар Бөек Болгар шәһәрендә булды. Биредә алар тарихи һәм мәдәни объектлар, Ак мәчет комплексы белән танышты, дип бүген хәбәр бирде мөфтият сайты.

Сөнниләр шәригать мәхкәмәсе хакиме шәех Ибраһим Рәшид әл-Мәриһи җитәкчелегендәге Бәхрәйн Корольлеге делегациясен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләде. Ул кунакларга Татарстанда ислам дине үсеше турында сөйләде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән Болгар шәһәрендә тарихи әһәмияткә ия һәйкәлләрне торгызу эшчәнлеге алып барылуы, аның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә керүе турында да әйтте.

Кунаклар шулай ук Икмәк музеенда, Көнчыгыш төрбәдә һәм Болгар территориясендә урнашкан башка объектларда булдылар. Мәртәбәле кунаклар әйтүенчә, татар халкының бай мәдәни мирасы белән танышу аларда тирән тәэсирләр калдырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100