news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан самбо буенча Татарстан беренчелеге уза

Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 2004-2005 елда туган егетләр һәм кызлар катнашачак.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). 15-16 февральдә Болгар шәһәрендә «Олимп» спорт комплексы базасында самбо буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узачак. Бу турыда Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 2004-2005 елда туган егетләр һәм кызлар катнашачак.

2020 елда ярышлар ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана.

Егетләр арасында 42 кг, 46 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 66 кг, 72 кг, 78 кг, 84 кг һәм 84 кг дан артыграк авырлык категорияләрендә иң көчлеләрне ачыклаячаклар.

Кызлар 38 кг, 41 кг, 44 кг, 48 кг, 52 кг, 56 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг һәм 70 кг дан артыграк авырлык категорияләрендә көчләрен сынаячак.

Ярышлар 15 февральдә 10:00 сәгатьтә башланачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot