news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда «Тархан» лекторие узачак

Болгар шәһәрендә «Тархан. Профессорлардан тарихлар» лекторие узачак.

«Тархан» форумы «Ага-базар» II халыкара этномәдәни фестивале кысаларында 23 июльдә үтә. Фикер алышу «Болгар, ислам һәм Алтын Урда. Татарларның тарихи кодын чишәбез» дигән темага оештырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.

Программада – танылган галимнәрнең чыгышлары. Чараның модераторы – тарихчы галим Айрат Фәйзрахманов.

Лекцияләрне профессор, тарих фәннәре докторы Рафаэль Вәлиев, А.Халиков исемендәге Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков, тарих фәннәре докторы, КФУның тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире Раил Фәхретдинов, КФУның мирасны реставрацияләү кафедрасы мөдире Фадбир Сафин, А.Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин, тарихчы Илдар Шәфыйков укыячак.

Темалар – «Болгар һәм бөтендөнья мәдәни мирасы», «Болгар археологиясе һәм иң кызыклы ун артефакты», «Болгарлар кая киткән? Болгар цивилизациясе һәм аның татар тарихындагы роле», «Татар кулъязмалыр нәрсә турында сөйли: төрки-татарларның дөнья тарихындагы язма мәдәнияте», «Әс-сәләф әс-салих: тарихи хәтер, үзаң һәм болгарлар».

Оештыручылар ике лекциянең рус телендә, калганнарының татарча булуын әйтә.

Катнашучылар өчен сәгать 7:30да Юнусов мәйданыннан Болгарга трансфер була, 16:30 – Казанга кайтып китү. Катнашу өчен гариза тутырырга зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100