news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда Спас районының беренче чаңгы базасы ачылды

Яңа объект “Олимп” спорт мәктәбе структурасына кергән һәм ул иртәдән кичкә кадәр атнаның алты көнендә эшлиячәк.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Болгарда Спас районының республика программасы буенча төзелгән модульле чаңгы базасы ачылды. 2017 елда Татарстанда шундый 11 чаңгы базасы төзелде. Алар Кукмарада, Минзәләдә һәм башка шәһәр, районнарда урнашкан.

Һәвәскәрләр спортын җәелдерү – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы. “Массачыл спорт дәрәҗәсе күп очракта кешеләрнең тормыш сыйфатын билгели”, - дип җиткерә ил башлыгы.

Татарстанда бүгенге көндә 39 президент программасы тормышка ашырылып килә, Спас районы аларның күпчелегендә катнашып килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot