news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда «Рухи бердәмлек» фестивале ачылышында «Кара Пулат» операсы күрсәтеләчәк

Болгарда «Рухи бердәмлек» фестивале ачылышында «Кара Пулат» операсы күрсәтеләчәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген Болгар шәһәрендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале башлана. Ачылыш тантанасы «Кара Пулат» операсын күрсәтү белән тәмамланачак.

Опера сюжетының нигезен Аксак Тимер яугирләре яндырган унике кыз турындагы татар легендасы тәшкил итә. Аларны – араларында хан кызы да була – Бөек Болгарны яулап алган вакытта эләктерәләр.

Ачылыш тантанасы 20.00 сәгатькә билгеләнгән, шулай да төрле чаралар һәм активлыклар 11.00 сәгатьтә башлана. Фестиваль кунаклары гарәп каллиграфиясе белән танышачак, традицион аш-сулардан авыз итәчәк һәм үзләрен җәядән ук атуда сынап карый алачак.

Фестиваль өч көн – 16-18 август – дәвам итә. Чаралар һәм алар узачак мәйданчыкларның төгәл расписаниесе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100