news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда «Россия мөселманнарының дини мирасы» халыкара форумы була

Чара 26 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр офлайн - һәм онлайн режимда оештырылачак.

Болгарда «Россия мөселманнарының дини мирасы» халыкара форумы була
Владимир Васильев

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 26 октябрьдә Болгар ислам академиясендә «Россия мөселманнарының дини мирасы» икенче халыкара форумы узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Чара 30 октябрьгә кадәр дәвам итә, бу көннәрдә дүрт конференция була. Төп темалар арасында Россия империясендә мөселман дин әһелләренең мирасын өйрәнүдә традицион караш һәм яңа алымнар, мөселман җәмгыятендә конфессияара диалог, радикализмны җиңү һәм башкалар билгеләнгән.

Форумга галим-дин белгечләре, ислам белгечләре, теологлар, тарихчылар, фәнни һәм мәгариф оешма вәкилләре, югары уку йорты мөгаллимнәре һәм студентлары чакырыла. Форумда офлайн — һәм онлайн режимда катнашып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100