news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда мөселман зираты төзекләндерелә

Болгарда мөселман зираты төзекләндерелә
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Спас мөхтәсибәте тарафыннан Болгар шәһәре мөселман зиратын төзекләндерү эшләре алып барыла.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә халык ярдәме белән зират әйләнәсенә яңа койма тоту эшләре кабат башланды. Аның яртысы моннан биш ел элек эшләнгән иде. Хәзер эшләрне дәвам итү мөмкинлеге туды. Зират коймасы искергән иде, ул узган гасырның 50-60нчы елларында тотылган булган.

Хәзерге вакытта биредә эш кайный: яңа баганалар, прожилина, штакетник куела.

news_right_1
news_right_2
news_bot