news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда “Милли халык ашлары көннәре” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Район этабындагы бәйгедә “Болгар” кафесы коллективы җиңүче булган.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Болгарда “Татарстанда яшәүче халыкларның милли ашлары көнннәре” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бу хакта “Новая жизнь” газетасы язды.

Спас районындагы бәйге инде традициягә әйләнгән. Быел анда татар (“Зөләйха” кафесы), әрмән (“Для Вас”), итальян (“Чингизхан”), шулай ук болгар крестьяннары (“Блинная”) кухнясы тәкъдим ителгән. Ә җиңүче кунакларны бай, үзенчәлекле үзбәк кухнясы ризыклары белән таныштырган.

Район этабындагы бәйгедә “Болгар” кафесы коллективы җиңүче булган. 

Предприятие коллективлары кунакларны үзләре тәкъдим иткән халыкның милли киемнәреннән каршы алган. Фольклор музыкасы, үзешчән артистлар чыгышы тәкъдим ителгән.

Бәйге комиссиясе карары белән “Зөләйха” кафесы “Милли кухня традицияләрен саклау” номинациясендә диплом белән билгеләп үтелгән.

“Блинная” – “Борынгы Болгар кухнясын торгызу”, “Для Вас” – “Профессионализм һәм осталык”, “Чыңгызхан”рестораны – “Яңалык һәм үзенчәлек” номинацияләрендә билгеләнгән. Лаеклы бүләкләрне район башлыгы Камил Ногаев тапшырган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot