news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда Мөселман яшьләре кышкы форумының икенче өлеше башланды

Быелгы кышкы форум да, узган елгы кебек үк, ике мәйданчыкта һәм бер-бер артлы – егетләр һәм кызлар өчен аерым уза.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Болгарда Мөселман яшьләре кышкы форумының икенче өлеше башланды.

ТР Диния нәзаәрте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чара Татарстан мөфтияте тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла һәм 30 гыйнварга кадәр дәвам итә. Җыен мөселман яшьләренең дини белемен арттыру, әхлагын камилләштерү, аларны рухи кыйммәтләргә, татар халкы традицияләренә карата игътибарын һәм хөрмәтен арттыру ниятеннән оештырыла. 

Быелгы кышкы форум да, узган елгы кебек үк, ике мәйданчыкта һәм бер-бер артлы – егетләр һәм кызлар өчен аерым уза.

Болгар ислам академиясе базасында унөченче тапкыр башланып киткән форумда 18-30 яшьлек 60 егет катнаша. Алар Казан, Мәскәү, Уфа, Ульяновск, Пермь, Пенза, Таҗикстан, Мисыр, Татарстанның район һәм шәһәрләреннән җыелды.

Форумда катнашучылар мөселман кешесенең әхлакый сыйфатлары хакында дәрес алачак. Ир кешенең үзе, гаиләсе һәм мөселман өммәте алдындагы бурычлары буенча фикер алышулар узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100