news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Болгарда Мөселман яшьләре форумы була

Яшьләр форумында әхлак, гаиләдә ир-атның роле һәм мөселман өммәте темалары кузгатылачак.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 26 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр яшүсмерләр өчен Болгар ислам академиясе базасында Мөселман яшьләре форумы узачак. Анда Татарстан һәм Дагыстан дин әһелләре чыгыш ясаячак. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында узачак.

Яшьләр форумында әхлак, гаиләдә ир-атның роле һәм мөселман өммәте темалары кузгатылачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Катнашучылар кызыклы лекцияләр тыңлый, квест уза, тимбилдинг оештыра алачак, ул катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк.

Укудан тыш, яшьләр өч мәйданчыкта ял итәчәк. Алар кинозалга йөри, чаңгыда шуа, шулай ук «сорау-җавап» формасында остазлар белән аралаша ала.

Ел саен уздырыла торган кышкы Яшьләр форумы аларга белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. 

Хәзер Казанда кызлар өчен кышкы Мөселман яшьләре форумы уза. Әлеге вакыйгада Казан, Мәскәү, Чиләбедә, Уфа, Оренбург, Самара һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 60 мөслимә катнаша.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100