news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда «Курск» су асты көймәсендә һәлак булучыларны искә алдылар

Болгарда «Курск» су асты көймәсендә һәлак булучыларны искә алдылар
Фото: https://spas-rt.ru/

Спас районы диңгезчеләре «Курск» су асты көймәсендә һәлак булучыларны искә алды. Һәлакәт 24 ел элек булды, анда 118 кеше һәлак булды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Фаҗига корбаннарын искә алырга килүчеләр һәйкәлгә чәчәкләр куйды, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.

Искәртик, «Курск» су асты көймәсе белән фаҗига 2000 елның 12 августында Баренц диңгезендә өйрәнүләр вакытында була. Экипаждагы 118 кешедән бер генә кеше дә исән калмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot