Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Болгарда Коръәнне хәтем кыла башлауга 2500 көн булды
2015 елның 14 июнендә Болгар шәһәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Коръәнне өзлексез хәтем кылу – Изге Китапны башыннан алып ахырына кадәр уку башланды. Бүгенгегә кадәр, биш вакыт намазларны укудан кала, биредә хәтем кылу бер көнгә дә тукталмады. Нәтиҗәдә, 17 апрельдә, татар хафизлары тарафыннан Болгарда Коръән укыла башлауга 2500 көн тулды.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу эштә көн саен иртәнге 9.00дән 17.00гә кадәр 6 хафиз катнаша һәм алар Коръәнне тулысынча 3,5-4 тәүлек эчендә укып чыгалар.
Болгардагы «Ак мәчеттән» алдарак, Коръәнне хәтем кылуны 2015 елның 2 гыйнварында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан башкаласы үзәгендә урнашкан «Кол Шәриф» мәчетендә башлап җибәрде. Болгарның «Ак мәчет»еннән аермалы буларак, биредә хәтем кылу башланганнан бүгенге көнгә кадәр Кәлам Шәрифне уку, биш вакыт намазлардан кала, бер минутка да тукталмады, һәм 15 апрельдә Коръән укыла башлаганга 2660 көн тулды. «Кол Шәриф»тә 12 хафиз, бер-берсен алыштырып, Коръәнне башыннан ахырына кадәр бер тәүлек эчендә укып чыгалар һәм аны кабаттан башыннан укырга керешәләр.
«Кол Шәриф»тә һәм «Ак мәчет»тә Коръән хәтем кылуда барлыгы 40 хафиз катнашып өлгерде.
Казанның «Кол Шәриф» һәм Болгарның «Ак мәчет»еннән Коръән укуны нәзарәт сайты аша туры эфирда карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз