news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда конференциядә Россиядә теология үсеше турында фикер алышачаклар

Биредә шулай ук Франция, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Төркия, Казахстан, Үзбәкстаннан да делегатлар катнашуы көтелә.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 5-7 ноябрьдә Болгар ислам академиясе базасында «Хәзерге заман мәгариф системасында Ислам белеме һәм Ислам теологиясе: проблемалар һәм перспективалар» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Россиянең кайбер төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән, шул исәптән Франция, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Төркия, Казахстан, Үзбәкстаннан делегатлар катнашыр дип көтелә.

Конференциядә Россиядә теологиянең формалашуы, теологик (ислам) белем бирү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу, хәзерге заман теологик тикшеренүләренең төп юнәлешләре, Россия һәм чит ил югары уку йортларында Ислам теологиясен укыту үзенчәлекләре һәм башка темалар каралачак.

Конференцияне Болгар ислам академиясе, Санкт-Петербург дәүләт университеты Россия Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә оештыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100