news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда “Кол Гали” кунакханәсен 2018 елның урталарында тапшырачаклар

“Быел Болгар һәм Зөядә без гадәттәгечә киеренке ритмда эшләргә һәм бу программаны матур төгәлләргә тиеш”, - дип җиткерде М.Шәймиев.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханәсе комплексын тапшыруга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә башында Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм “Яңарыш” фонды бергә барлык башкаручылар белән “Татарстанның мәдәни мирасы – Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” проектының барлык объектлары буенча эшләрне билгеләгәннәр.

“Быел Болгар һәм Зөядә без гадәттәгечә киеренке ритмда эшләргә һәм бу программаны матур төгәлләргә тиеш”, - диде ул.

“Бүгенге очрашуның төп максаты – “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелешен төгәлләү буенча бурычларны карау һәм акрынлап кунакларны кабул итү өчен аны файдалануга тапшыру. Эш гади түгел, кайбер килеп туган проблемалар Татарстан Президенты дәрәҗәсендә хәл ителә. Тапшыру вакыты бу елның уртасына билгеләнгән. Ничек кенә катлаулы булса да, комплексны үз вакытында әзерләргә һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырырга кирәк”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100