news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда “Кол Гали” кунакханә комплексында эчке бизәү эшләре башланган

Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев әлеге объектны төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

 (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Болгарда борынгы шәһәрнең тарихи өлешеннән читтә, Идел елгасы буенда, “Кол Гали” кунакханә комплексын төзү турында сүз барды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Болгардагы XIV гасыр мунчасы – Ак пулат кебек мунча комплексы булган яңа кунакханә комплексына беренче нигез ташы былтыр апрель ахырында салынганын искәртик. Ул тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Проект инвесторлары буларак анда республиканың эре предприятиеләре - “Татнефть” ГАҖ һәм “ТАИФ” ААҖ катнаша. Хәзерге вакытта подряд оешмасы объектның эчке бизәү эшләренә керешкән. Нәтиҗәдә, кунакханә комплексы 2017 елның җәендә ачылырга тиеш.

Бүген киңәшмәдә төп холл, ресторан заллары һәм кунакханә номерлары интерьерлары проектлары тәкъдим ителде. Минтимер Шәймиев проектлар белән танышып, кунакханә эчендә барысы да гармонияле, ныклы һәм матур булырга тиеш, диде.

Бүгенге киңәшмәгә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, “ Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, "Корстон-Казан” ККК генераль менеджеры урынбасары Свейдан Фади, "ГИСУ РТ” ДКУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров һ.б. рәсми затлар һәм проектны тормышка ашыруда катнашкан компанияләр җитәкчеләре килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100