news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда киңкүләм төстә Корбан бәйрәме уздырыла башларга мөмкин - Минтимер Шәймиев

Минтимер Шәймиев кунакханә төзелеп беткәч, төрле җирләрдән мөселман кардәшләребезне чакырырга мөмкинлек булачагын билгеләп узды.

(Болгар, 7 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елдан борынгы Болгарда киңкүләм төстә Корбан бәйрәме уздырыла башларга мөмкин. Бүген бу хакта журналистларга Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев белдерде. Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелеше барышы белән танышу максатыннан, бүген ул Болгарга барды.

"Бәлкем, инде киләсе елдан башлап биредә Корбан бәйрәмен зурлап уздыра башларга мөмкин булыр. Башта Татарстан күләмендә, аннары башка төбәкләрдән мөселман кардәшләрне чакырып, Корбан бәйрәме үткәрү өчен Болгарда бөтен мөмкинлекләр бар. Ислам динен кабул иткән көнне җыелышабыз бит. Каян гына килми кунакларыбыз. Корбан бәйрәмен дә шулай итеп оештырырга була. Кунакханә дә төзелсә, мөмкинлекләр булачак", - диде Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100