news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Читада мини-футбол узды

Турнирда Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан диаспорасы, Татар һәм Дагыстан җәмгыятьләре командалары катнашты.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Чита шәһәрендә мини-футбол турниры узды. Турнир Идел Болгары халыкларының ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелде. Уенны Байкал аръягы крае мөселманнарының Диния нәзарәте оештырган.

Турнирда Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан диаспорасы, Татар һәм Дагыстан җәмгыятьләре командалары катнашты. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнирны ачу тантанасында закон чыгару җыены депутаты Алексей Саклаков һәм Байкал аръягы крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Алмаз Сәлахов булды.

Алмаз хәзрәт Сәлахов сүзләренчә, турнир Идел буе Болгары халыкларының исламны рәсми кабул итүенә 1100 ел тулу кысаларында һәм Байкал аръягыты крае мөселманнары Диния нәзарәте кубогына уздырылды.

Турнирда Кыргызстан һәм Үзбәкстан диаспорасын һәм Татар җәмгыяте командалары җиңде һәм Байкал аръягы крае мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә кубогына ия булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100