news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда "III Мөселман яшьләре форумы. Коръән мәктәбе" эше тәмамланды

Форум эшчәнлеге азагында иң яхшы Коръән укучы билгеләнгән.

Болгарда "III Мөселман яшьләре форумы. Коръән мәктәбе" эше тәмамланды
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Болгарда “III Мөселман яшьләре форумы. Коръән мәктәбе” эше тәмамланган. Форум эшчәнлеге азагында иң яхшы Коръән укучы билгеләнгән. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырган. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

26-29 гыйнвар көннәрендә Азнакай, Кукмара, Чистай, Кайбыч, Буа, Саба һәм башка мөхтәсибәтләрдән җыелган 40ка якын мөселман остазлары ярдәме белән Коръән укуның асылына төшенгән. Шулай ук алар төрле галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашкан, уеннарда катнашкан, эчтәлекле экскурсияләргә йөргән.

Иорданиядән килгән профессор шейх Абдуррак Ас-Сагди лекцияләр укыган. Ул Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән беренче аятләр, ышанучы этикеты һәм башкалар турында сөйләгән. Ул уздырган җомга намазларына форумда катнашучылар гына түгел, ә Болгарда яшәүче һәркем килә алган. “Үзеңә таш атсалар да, җиләк-җимешләр үстереп биргән агачка охшаган булыгыз”, – дип сөйләгән үз дәресләрендә шейх Абдурразак Ас-Сагди.

Татарстан Республикасының баш казые, Балтач имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның форумдагы лекциясе “Коръән буенча тормыш. Гамәли киңәшләр” дигән темага багышланган. “Эгоизм – ул үзеңне ярату. Мәхәббәт – башка кешене ярату!” – дигән ул.

Шулай ук катнашучыларда кунакта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров булган.

Катнашучылар лекцияләрдән соң форум сайтында үз комментарийларын калдырган.

Яшьләр Коръәнне “Ак мәчет” комплексында өйрәнгән. Барлык дәресләр дә ислам кануннарына туры китереп алып барылган. Егетләр һәм кызлар аерым шөгыльләнгән.

Коръәнне укучылар арасында уздырылган бәйгенең  җиңүчеләре – Алия Халид, Рамазан Идрисов, Айгөл Зөфәрова һәм Фәридә Миңнебаева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100