news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда II халыкара кыр археология мәктәбе эшләячәк

Анда 8 юнәлештә секциягә бүлеп эшләү күздә тотыла, соңыннан конференция була

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). 17-30 августта Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында II халыкара кыр археология мәктәбе эшләячәк.

17се көнне сәгать 11.00дә эшли башлаячак мәктәптә Россиянең һәм чит илләрнең иң эре фәнни үзәкләреннән күренекле галимнәр һәм яшь тикшеренүчеләр катнашачак.

Быел әлеге мәктәп, Евразия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклап калуда дөнья фәнендәге иң яңа казанышларны гамәлгә кертү өчен илебез һәм чит илләр фәнни-мәгърифәти ресурсларын бергә туплау максатыннан, оештырыла. Былтыргы I халыкара мәктәп исә археологларның тарих һәйкәлләрен саклап калу һәм табылдыкларны, борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен күрсәтүне яңача оештыру буенча тырышлыгын координацияләүне күздә тотып үткәрелгән иде.

Борынгы металлургия һәм металл эшкәртү, палеоантропология, археологиядә архео-биологик ысуллар, кыр шартларында консервацияләү һәм реставрацияләү ысуллары, археологиядә геомәгълүмати системалар, борынгы керамика тарихы, борынгы коралларны эксперименталь-трасологик өйрәнү (трасология – эзләрне өйрәнү фәне), археологик пыяла - быелгы мәктәп кысаларында шушы юнәлешләр буенча секция эшләре оештырыла. Секцияләр барышында фәнни-гамәли эшләр белән бергә тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау теориясе һәм методикасы мәсьәләләре, шулай ук кыр шартларында өйрәнүләрдә заманча технологияләр буенча лекцияләр курсы каралган, дип хәбәр итәләр ТР Фәннәр академиясеннән. Бу урында оештыру комитеты рәисе ТР ФАның А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков булуын билгеләп үтү кирәктер.

Шул рәвешле эшләгәннән соң, Евразия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклап калуда яңа технологияләргә багышланган конференция белән быелгы халыкара кыр археология мәктәбе эшен йомгаклый. Анда әлеге мәктәптә белем эстәүчеләр һәм чакырылган белгечләр катнаша.

Фотосурәт Халыкара кыр археология мәктәбенең ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркеменнән алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot