Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Болгарда «Хәйрия ярдәме үзәге» ачылды
Әлеге үзәк Болгарда православие һәм мөселман берләшмәләренең уртак тырышлыгы белән сафка басты.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Болгарда район дин әһелләре, хакимият вәкилләре катнашында «Хәйрия ярдәме үзәге» ачылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге үзәк Болгарда православие һәм мөселман берләшмәләренең уртак тырышлыгы белән сафка басты, ул православие һәм мөселман конфессияләренең дустанә хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып тора. Проектның төп максаты — мохтаҗларга хәйрия ярдәм күрсәтү. Әлеге идея Спас районы мөхтәсибәте һәм Чистай епархиясенең уртак проекты нәтиҗәсендә тормышка ашты.
Районның ДОСААФ бинасында урнашкан әлеге «Хәйрия ярдәме үзәге»нә яхшы хәлдә сакланган әйберләр, кием-салым, йорт кирәк-яраклары, көнкүреш химиясе, савыт-сабалар кабул ителә. Мохтаҗларга әйберләрне өләшү 9.00-12.00 сәгатьтә, ә кабул итү 12.00-15.00 сәгатьтә башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз