Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Болгарда гарәп язуы һәм ислам мәдәнияте буенча квалификация күтәрү курслары ачылды
Ул Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы экскурсоводлары өчен гамәлгә кертелгән
(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән Борынгы Болгар шәһәрлегендә гарәп язуы һәм ислам мәдәнияте буенча квалификация күтәрү курслары ачылды. Ул Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы экскурсоводлары өчен оештырылды.
Кусларны ачу тантанасында ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Спас районы мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргат Мөхәммәтов, Болгардагы Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәхретдинов катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, Нияз хәзрәт үзенең чыгышында туристларның Болгар һәм аның ислам белән бәйле бай мәдәни мирасына карата кызыксынулары елдан-ел арту турында искәртте. Әлеге курсларның исламның төп төшенчәләре белән танышырга һәм гарәпчә укырга өйрәнергә мөмкинлек бирүе турында да әйтте.
Укулар атнага ике тапкыр ислам кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасында уздырыла. Аларны Руслан хәзрәт Фәхретдинов алып бара. Курслар апрель аены кадәр дәвам итәр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз