news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда, элекке шәһәр базары булган урында, археологик казу эшләре үткәрелә

"Базар бит ул һәрвакыт кызык. Анда төрле акчалар, башка әйберләр дә табыла", – ди Лилия Сафина.

Болгарда, элекке шәһәр базары булган урында, археологик казу эшләре үткәрелә
Рамиль Гали

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында, элекке шәһәр базары булган урында, археологик казу эшләре үткәрелә. Бу хакта Болгарда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчеләренә музей-тыюлык директорының үсеш буенча урынбасары Лилия Сафина хәбәр итте.

“Болгарда археологик казулар күп дистә еллар дәвамында үткәрелә. Соңгы елларда алар тагы да җанланды. Кайда казу буенча алдан план төзелә. Быел һава торышы салкынча булганга, эшләр әле күптән түгел генә башланды”, – дип әңгәмәдәш казу, тикшеренү эшләре белән Татарстан фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты шөгыльләнгәнен әйтте.

“Барлык археологик материал, беренчел тикшерүдән соң, музей-тыюлык фондына өстәлә. Археологик казылмалардан соң, ел саен археологик экспонатлар күпләп кертелә. Археологик тикшеренүләр кайчандыр булган яңа объектларны ачу белән кызыклы. Мәсәлән, хәзер эш башланган урын – элекке шәһәр базары. Анда эш инде берничә ел алып барыла. Нәтиҗәдә, без бу музейлаштырылып, киләчәктә күрсәтерлек объект булыр дип өметләнәбез. Базар бит ул һәрвакыт кызык. Анда төрле акча, башка әйберләр дә табыла”, – ди Лилия Сафина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100