Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгарда да Казандагы кебек 2025 елдан туристик салым кертергә телиләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Болгарда да Казандагы кебек үк туристик салым кертергә телиләр. Шәһәр советының шул хактагы проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза. Әгәр документ расланса, 2025 елның 1 гыйнварыннан салым ставкасы 1 процент тәшкил итәчәк.
Өстәвенә, ставканы ел саен арттырырга ниятлиләр. 2026 елда аны салым базасының – 2 проценты, 2027 елда – 3 проценты, 2028 елда – 4 проценты, ә 2029 елдан башлап 5 процентына кадәр күтәрәчәкләр. Болгарда туристик салымны исәпләү тәртибе РФ Салым кодексының 418.7 маддәсе нигезендә билгеләнәчәк.
Искәртеп узабыз, Казан хакимияте 2025 елдан туристик салым кертергә ниятли. Өстәвенә, сәяхәтчеләрдән 150 миллион сумнан артык акча җыярга өметләнәләр. Отельерлар моңа шатланмый, чөнки аларга «туристлардан ясак» җыю һәм документлар алып бару вазифасы йөкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз