news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак

Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак
https://dumrt.ru/

2023 елның 16-23 август көннәрендә Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Җыенны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Барлыгы 130 кешенең катнашуы көтелә. Форумга гаризалар 2023 елның 15 июленә кадәр кабул ителә.

Мөселманнарның күчмә җыены тарихи җирлектә палаткалар шәһәрчегендә узачак. Форумда катнашучылар географиясе Россиянең төрле шәһәрләрен колачлар дип көтелә, төп темаларның берсе буларак хәйрия эшчәнлеге, хәйриячелек тарихы турында сөйләү планлаштырыла.

Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету. Гыйльми, иҗади һәм тәҗрибәи чаралар аша мөселман яшьләре үзләре уйлап тапкан яңа социаль проектларны эшләргә өйрәнәчәк.

Форум кысаларында социаль проектлар белән бәйге эшләнәчәк, яшьләр форумның беренче өч көнендә проектлар өстендә эшләп, махсус чакырылган белгечләр белән шөгыльләнәчәк. Алар белән грантны ничек алырга, проектны ничек әзерләргә икәнлеген белә торган спикерлар, экспертлар эшләячәк, яшьләр аңа үзләренең төрле сораулары белән мөрәҗәгать итә алачак.

Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган.

Җыенда төп спикер буларак Марокко шәһәреннән ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE фонды остазы шейх Абдеррәхим Ләкрим киләчәк, ул яшьләр өчен лекцияләр үткәрәчәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100