news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы булачак

Форумга гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.

2023 елның 16-23 август көннәрендә Болгарда Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Җыенны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Барлыгы 130 кешенең катнашуы көтелә. Форумга гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.

Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету. Гыйльми, иҗади һәм тәҗрибәи чаралар аша мөселман яшьләре үзләре уйлап тапкан яңа социаль проектларны эшләргә өйрәнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot