news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде

Изге Болгарда изге җирләрне туристлар таптап йөрмичә, кырыйдан гына карасыннар иде дигән фикер яңгырады.

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). “Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Изге Болгар форумындагы борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ясалды.

Матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының Музей эшен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллинга ни өчен Болгарда безнең борынгы бабаларыбыз күмелгән изге җирләр туристлардан әйләндереп алынмый дигән сорау бирелде. “Мин сезне аңлап бетермим. Сез мәчет фундаментын әйтәсезме, әллә инде кеше күмелгән җирләрнеме?” - дип, кире сорау кайтарды мөдир. “Мәчет” дигән җавап алгач, ул сүзен дәвам итте. ”Изге Болгарда үткән археологик тикшерүләр буенча, кеше күмелгән җирләр сак астында һәм туристлардан әйләндереп алынган. Хан сарае, көньяк, төньяк мавзолей җирләренә, мәсәлән, керү чикләнгән”, – дип сөйләде ул.

Әлеге сорау бәхәс чыгарды. “Ул җирләрдә фотога төшәргә яраталар. Ә мәрхүм кешеләргә карата хөрмәт кайда?” дигән сорау бирелде.

“Мин сезгә ул җирләрне әйләндереп алырга киңәш итәр идем. Кырыйдан карасыннар”, – дигән тәкъдим ясалды.

Бу турыда Дамир Натфуллин уйларга вәгъдә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100