news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Болгарда археологларның халыкара семинары үтәчәк

Болгарда археологларның халыкара семинары үтәчәк

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). 23-29 июльдә Татарстанда «Идел-Кама буендагы урта гасыр чоры авыллары: аларның барлыкка килүе һәм үсеше үзенчәлекләре» дигән Халыкара кыр семинары үткәрү планлаштырыла. Ул Болгар тарихи тыюлыгында һәм археологларның казыну урыннарында барачак.

Семинарда катнашучы галимнәр Биләр, Болгар һәм Сувар шәһәрлекләре белән танышачак. Анда иртә урта гасыр чорының Идел буендагы сәүдә-һөнәрчелек авыллары, әлеге чордагы Идел буе шәһәрләренең үзенчәлекләре һәм Идел-Кама буендагы авылларның урнашу спецификасы турындагы темаларга «түгәрәк өстәл» сөйләшүе дә булачак. Галимнәр шулай ук сусаклагыч зоналарындагы археологик объектларны саклап калу һәм өйрәнү проблемаларын да кузгатырга җыена.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100