Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгарда Алтын Урда һәм борынгы рус мәдәниятләре берләшү мәсьәләләре турында сөйләштеләр
ХII Болгар халыкара археология мәктәбе пленар утырышында Рус кенәзлекләре һәм Алтын Урданың (Җүчи Олысы) мәдәни элемтәләре турында сөйләштеләр. Бу хакта «Миллиард.Татар» Телеграм-каналы яза.
Мәскәү дәүләт университетының Антропология музее һәм Фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Денис Пежемский XIV-XV рус мәдәниятенең төркиләшү процессы турында сөйләгән. Бу күренешнең рус мәдәниятенә тәэсире үрнәге буларак, төрки чыгышлы булган «очаг» сүзен һәм XVII гасырдагы кием элементлары атамаларын (гадәттә алар да төрки чыгышлы булган) китергән.
«Бу руслар үз телен онытканнан түгел, ике мәдәниятнең – Алтын Урда һәм Борынгы рус мәдәниятләренең катлаулы берләшү аркасында килеп чыккан», – дип аңлатты ул.
Шулай ук ул археология физика, зоология һәм башка фәннәрдән башка яши алмый, чөнки артефактларга тулы анализ ясау өчен башка фәннәр һәм дисциплиналар буенча да белемнәр кирәк, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз