news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда Ак мәчеткә капиталь ремонт ясауга 54,4 млн сум акча бүлеп бирелгән

Татарстан бюджетыннан Спас районы Болгар шәһәрендә «Ак мәчет» архитектура комплексына капиталь ремонт ясауга 54,4 млн сум акча бирелгән. Подрядчы эшләрне 2025 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында Гөлчәчәк Измайлова яза.

Эшләр исемлегенә фундаментларны гидроизоляцияләү, сантехниканы алыштыруны да кертеп, интерьерларны тулысынча яңарту, вентиляция системаларын модернизацияләү, гранит өслеген һәм брусчатканы торгызу, шулай ук дренаж системаларын оештыру керәчәк.

Бердәм тендер кысаларында шулай ук «Боровое Матюшино» резиденциясе ремонтланачак һәм Казанда Россия ислам институты фасады яңартылачак.

Заказ бирүче булып «ТР Главстрой» оешмасы тора.

2012 елда ачылган Ак мәчет Татарстанның рухи традицияләрен торгызу символына һәм популяр туристлык объектына әверелде. Реконструкциядән соң комплекс кунакларны яңартылган хәлдә каршы алачак.Эшләр республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклау программасы кысаларында алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot