news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда «Ага Базар» фестивалендә «Аулак өй – көрәш» проектының финалы була

17 июльдә Болгар шәһәрендә узачак «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй – көрәш» Төбәкара проектының финал ярышлары була.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында «Аулак өй – көрәш» төбәкара конкурсы үткәрелә.

«Аулак өй-көрәш» проекты узган елның июлендә Болгар музей-тыюлыгында узган «Ага Базар» фестиваленең зур сәхнәсендә иҗади шәхесләр белән финал ярышлары уздырды. Быел да, елга йомгак ясап, әдәби көрәшкә һәм бүләкләү тантанасына Республикабызның Арча, Балтач, Балык Бистәсе районнары, Чувашия, Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мордовиядән Ләмберә районы командалары килә.

Финалдан соң әдәби көрәш финалистлары зур сәфәрләргә әзерләнә. Санкт-Петербург каласында яшәүче милләттәшләр «Аулак өй- көрәш» проектына чакыру алган, Болгарда (финалда) узган бәйгенең җиңүче командалар Санкт-Петербургка барачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100