news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар җыенында беренче тапкыр уздырылган көрәш ярышының җиңүчеләре билгеле

Россиянең Көрәш федерациясе Болгарда көрәш ярышларын ел саен оештырырга планлаштыра.

Болгар җыенында беренче тапкыр уздырылган көрәш ярышының җиңүчеләре билгеле
Лилия Гадельшина

(Болгар, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Россиянең Көрәш федерациясе быел беренче тапкыр Изге Болгар җыенында илкүләм көрәш ярышлары оештырды. Болгарда ярышның ярым финалы һәм финалы үтте. Җиңүчеләр исемлегендә барысы да Татарстан егетләре булды.

Көрәш өч үлчәү авырлыгында барды - 70, 90 һәм 90 килограммнан югарыраклар. Ярым финалны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды. Ярышлар барышында Татарстаннан гына түгел, Самара, Саратов кебек унлап төбәктән дә йөзгә якын спортчы катнашты, дип хәбәр итте федерациянең спорт директоры Илнар Галиев.

Җиңү яулаган көрәшчеләр спорт остасы исеменә дәгъва итә алачак, диде ул. Россиянең Көрәш федерациясе Болгарда көрәш ярышларын ел саен оештырырга планлаштыра. 

70 килограмм үлчәү категориясендә: 1нче урында - Ислам Фәләхов, 2нче урында - Илнар Муллахмәтов, 3нче урында - Илназ Насыйбуллин.

90 килограммгача авырлыкта: 1нче урында - Булат Әхмәдиев, 2нче урында - Илмир Төхвәтуллин, 3нче урында - Антон Кузников.

90 килограммнан авыррак көрәшчеләрдән 1нче урында - Лениз Абдуллин, 2нче урында - Дамир Әдиятуллин, 3нче урында - Сергей Сидорин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100