news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар цивилизациясе музееның төрки-татар язуларына багышланган яңа экспозициясе булдырыла

“Бу ният яхшы, аны уңышлы төстә гамәлгә ашыра алсак, мәдәниятебез үсешенә зур өлеш кертелер иде дип саныйм”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Болгар тарихи-археологик комплексы территориясендә елга вокзалы белән бер бинада урнашкан Болгар цивилизациясе музееның яңа бүлеге барлыкка киләчәк. Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев катнашында узган киңәшмәдә Болгар цивилизациясе музееның бер өлеше буларак төрки-татар язулары экспозициясен булдыру мәсьәләсе каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар, бертавыштан, яңа объектның ЮНЕСКО таләпләрен исәпкә алып барлыкка килергә тиешлегенә басым ясады. Болгар цивилизациясе музееның “Төрки-татар язулары тарихы” бүлеге экпозициясен комплекслы-тематик (ягъни иллюстратив), ансамбльле итү, йола-сәнгать ысулына нигезләү планлаштырыла. Максаты – музей мирасы нигезендә татар халкының борынгы заманнардан алып, бүгенге көнгә кадәр язу мәдәнияте тарихы белән таныштыру.

“Бу ният яхшы, аны уңышлы төстә гамәлгә ашыра алсак, мәдәниятебез үсешенә зур өлеш кертелер иде дип саныйм”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Әйтергә кирәк, Россиянең күп кенә халыкларыннан аермалы буларак, татарлар бай дәүләтчелек тәҗрибәсенә ия. Атаклы хуннар державасы (безнең эрага кадәр III  – безнең эраның V гасырлары), Төрки каганат (552-742 еллар), Бөек Болгар (630-660 нчы еллар), Хазар каганаты (VII гасыр уртасы – X гасыр азагы), Идел буе Болгары (IX – X гасырлар чиге – 1236 ел), Жучи олысы/ Алтын Урда (XIII гасырның икенче яртысы – XV гасыр башы), Казан ханлыгы (1438-1445-1552 еллар) – татарларның борынгы бабалары яшәгән дәүләтләрнең төп исемлеге менә шушы. Бөтендөнья тарихында беренче булып, чөй язулы текстлар барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр I меңьеллык ахырыннан чөй язуын алфавит язуы кысрыклап чыгарган.

Экспозиция проекты белән ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА вице-президенты Рафаил Хәкимов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, экспозицияләр ачык һавада урнаштырылачак. Экспозицияләрне төрки каганаттан башлау ниятләнә. Ул вакытта VI гасырда ук инде рун язуы булган. Экспонатларны алты бүлеккә бүлү ниятләнә: аларда рун, уйгур, гарәп язуы, латин графикасы нигезендәге язу, кириллица нигезендә татар алфавиты язуы үрнәкләре күрсәтеләчәк, борынгы төрки язуы, Идел-Кама Болгары һәм Жучи олысы, Казан, Кырым, Әстерхан, Себер, Касыйм ханлыкларының язма ядькәрләре, XVIII гасыр-XX гасыр башында төрки-татар язулары һәм язма истәлекләр урын алачак. Барлык экспонатлар турында татар, рус, гарәп, инглиз телләрендә мәгълүмат урнаштырылачак. “Язулар тарихы яхшы өйрәнелгән булса да, әлегә беркайда да мондый музей юк”, - дип белдерде Рафаил Хәкимов.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ассызыклаганча, әлеге проект Бөтендөнья мирас үзәге белән килештерелергә тиеш. Бу эшне ЮНЕСКО экспертлары белән киңәшләшмичә генә майтарсаң, Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегеннән төшеп калуың да бар, дип искәртте министр. “Мәдәни мирас объекты территориясендә теләсә нинди юридик эшләр тыелган, мәдәният һәйкәлләрен саклап калу буенча эшләр генә искәрмә булып тора. Шуңа күрә экспозициянең гамәлдәге ландшафтны үзгәртмәве мөһим. Аның гамәлдәге объектларга йогынтысы да булмавы зарур”, - дип басым ясады Айрат Сибагатуллин

Минтимер Шәймиев бу мәсьәләдә елга вокзалы янында урын алачак язулар тарихы музее гамәлдәге тарихи һәйкәлләрнең тышкы кыяфәтенә йогынты ясамаячак, табигый ландшафтка берничек тә тәэсир итмәячәк, дип саный. Дәүләт Киңәшчесе яңа объектны Болгар цивилизациясе музееның дәвамы буларак барлыкка китерүне кулай күрә. Минтимер Шәймиев аның урыны да бик шәп сайланганын билгеләп узды.

ТР Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова идеянең искиткеч яхшы булуын, әмма аны тормышка ашыру җиңел булмаячагын шәрехләп үтте. “ЮНЕСКО комитетының соңгы утырышында кабул ителгән документта нәкъ менә безнең һәйкәл буенча яңа проектларны гамәлгә ашырудан, туристик инфраструктура үсешеннән тыелып торырга дигән пункт бар. Шуңа күрә, ни дисәң дә, безне ЮНЕСКО белән килештерү эшләре көтә”, - дип белдерде Т. Ларионова.

Киңәшмәдә музей бүлегенең мәйданы турында да сүз кузгатылды. Аның диаметры якынча 100 метр булачак.

Киңәшмәдә катнашучылар эскиз проекты буенча фикер алышты. Ул авторлар тарафыннан агымдагы ел азагына кадәр “Татинвестгражданпроект” ДУП белән берлектә эшләнеп бетәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot