news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиеш – Тәлгать Таҗетдин

"Эш дипломда гына да түгел. Экстремистларда да, террорчыларда да диплом бар", – ди мөфти.

(Болгар, 4 сентябрь, "Татар-информ, Алмаз Шиһабетдинов). Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгар ислам академиясенең традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиешлеген әйтте.

"Эш дипломда гына да түгел. Экстремистларда да, террорчыларда да диплом бар. Безнең әби- бабаларыбызның дипломы булмаган, әмма алар дини белемле булган. Монда бернинди мәчетләр дә булмады, ташландык хәлдә иде, ә хәзер Ак мәчет, академия бар. Бу урын бабаларыбызга уртак тел табарга булышкан традицион исламның үзәгенә әйләнергә тиеш. Бу бина бер ел эчендә сафка басты. Әмма бина җансыз була алмый. Диплом өчен генә килгән кешеләрнең кәефе төшәчәк. Мөгаллимнәр дә, бу бинага җан кертәм, дип килсеннәр иде", – дип сөйләде мөфти.

Хәзерге минутларда Болгар ислам академиясен тантаналы ачу чарасы бара. Чарага чакырылганнар арасында министрлар, депутатлар, дин әһелләре, район башлыклары, чит илдән дә кунаклар бар.

Чара алдыннан Болгар ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру тантанасы булды. Болгар ислам академиясенә 36 студент кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100