news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар шәһәре белән Зөя утрау-шәһәрендәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуга 1,157 млрд. сум тотылган

Бүген ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительлек советы утырышында музей-тыюлыклар мәсьәләсе каралды

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремленың тәкъдим итү корпусында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительлек советы утырышы булды.

Болгар шәһәре белән Зөя утрау-шәһәрендәге тарихи-мәдәни һәйкәлләребезне торгызу проекты гомумхалык проектына әйләнде, иң мөһиме – битарафлар юк, ни хикмәт, тәнкыйть тә юк, шушы фондны оештыру факты үзе үк җәмгыятьтә үзара аңлашуга зур өлеш кертте, дип белдерде М.Шәймиев әлеге чараны ачып. Шушы музей-тыюлыклардагы һәр гамәлебез, проект археология фәне белән бергә башкарыла, дип, ул ТР Фәннәр академиясенә, аның Тарих институтына, инвесторлардан “Татинвестгражданпроект” ДУП исеменә, шулай ук һәр адымны конструктив яктыртып барган массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт әйтте. “Халык үзенең геройларын белергә тиеш. Болар барысы да - җәмгыятькә, кешеләр мәнфәгатьләренә хезмәт итү ул”, - дигән фикердә М.Шәймиев.

Узган ел буенча төзелгән финанс схемасы үзен аклады, ә бит анда республика һәм федераль бюджетлары, хәйрия акчалары, инвесторлар өлеше бар. Былтыр эшләргә барлыгы 1,157 млрд. сум акча тотылды – мондый эшләр өчен бу аз сумма түгел. Алга таба төзелеш мәсьәләсендә исә һәрбер объектка аерым-аерым конкурс уздырсак, гасыр китәчәк, дип искәртеп, шуңа күрә, тулаем комплекска конкурс уздыру отышлы була, диде ул. Инде объектларга марттан да калмый тотынырга һәм август беткәнче, кырмыскалардай, бик тырышып эшләргә, белгечләр табарга кирәк, дөрес, реставрация-ремонт эшләре кышын да тынып тормады, диде ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Утырышта Болгар һәм Зөя музей-тыюлыкларына тапшырылган мәдәни объектларны музей максатларында файдалану буенча ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова фондның былтыр февральдан декабрь беткәнчегә кадәр вакыттагы эшчәнлеге буенча хисап ясады. Шулай ук әлеге ике төбәктә 2011-2016 елларга туризмны җәелдерү һәм туристлар агымын арттыру программасы белән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры урынбасары Сергей Иванов таныштырды. Шушы чыгышлар ахырында фикер алышулар, киңәш-тәкъдимнәр әйтелде, фонд хисабына акча күчереп, үзеннән сизелерлек шәхси өлеш керткәннәр бүләкләнде.

Аерым алганда, фондка ярдәм күрсәткәннәр теркәлә торган “Хәйриячеләр китабы”ның I томы белән фондның Рәхмәт хатларын Минтимер Шәймиев кулыннан ТР Премьер-министры урынбасарларыннан ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин һ.б. кабул итеп алды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot