news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгар шәһәре Бансконың Казан белән хезмәттәшлеге ниятләнә

Болгария делегациясе берничә көн Татарстан башкаласында булды.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 7 - 9 декабрь көннәрендә Казанда эшлекле сәфәр белән Болгар шәһәре Банскодан җирле парламент вәкиле Георгий Думанов җитәкчелегендәге делегация булды. Кунаклар “Эшлекле партнерлар” бизнес-форумында катнашты. Форумда Казанның Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты директоры Дарья Санникова белән туризм өлкәсендәге үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикерләштеләр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Очрашу барышында  туризм, мәгариф, спорт тармакларында перспективалы юнәлешләр турында фикер алышынды. Үзара элемтәләрне ныгытып, хезмәттәшлектә ярдәм күрсәтергә һәм туризм өлкәсендә килешү төзергә килешенде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot